Әлмәт шәһәренең "Чебурашка" балалар бакчасында Гаилә көне уңаеннан ата-аналар һәм балалар белән "Тату гаилә - ил терәге" дип атаоган чара узды.
Балалар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Р.Фәхреддин музее директоры ата-аналарны Р.Фәхрелдин китаплары белән таныштырды. "Нәсыйхәт" китабына аерым тукталып, бу китапның һәр гаиләдә өстәл китабы булырга тиешлелегенә басым ясады.